news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Спорт” телеканалы 2010 елда яшәүдән туктый
Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе аның нигезендә яшьләр каналы төзергә ниятли
Скопировать ссылку
(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Россиядәге иң эре спорт телеканалы киләсе елдан эшчәнлеген туктата. Бу хакта Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе җитәкчелеге белдергән. Ләкин изге урын буш булмый. “Спорт” каналы базасында холдинг җитәкчелеге яшьләр каналы төзергә ниятли. Әлегә ул шартлы рәвештә “Россия-2” дип атала. Тема төрлеләнсә дә, яшьләр һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы аудиториягә нигезләнгән яңа каналдан спорт бөтенләйгә китә дигән сүз түгел. Биредә футбол, хоккей, волейбол, баскетбол кебек спортның популяр һәм социаль әһәмияткә ия төрләрен трансляцияләүдән баш тартырга җыенмыйлар.
Җитәкчелекне “Спорт” телеканалын башка темаларны да яктыртачак каналга алмаштыруга спорт матчлары трансляцияләренең шактыйга кыйммәтләнүе этәргән. Телерадиокомпания җитәкчелеге белдергәнчә, “Газпром-медиа” белән трансляция хокукы өчен көрәш нәтиҗәсендә спорт уеннары трансляцияләре бәясе дүрт-биш тапкырга күтәрелгән.
Каналны яшьләргә исәпләнгән яңа форматка күчерү реклама бирүче киң даирәнең игътибарын җәлеп итәргә дә ярдәм итәчәк, дип исәпли җитәкчелек. Яңа телеканалны “Петербург-Пятый канал”ның элеккеге директоры Владимир Троепольский җитәкләячәк (ул күптән түгел Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары итеп билгеләнде). “Спорт” каналы җитәкчесе Василий Кикнадзе Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе холдингында спорт тапшыруларының баш мөхәррире булып калачак.
Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе холдингына кергән “Спорт” каналы 2003 елда ачылган иде. Бүгенге көндә аның трансляцияләрен ил халкының яртысыннан артыгы карый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2