Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Спорт теле- һәм радиоканалларына сыра һәм пабларны рекламалау рөхсәт ителгән
1 гыйнвардан "Реклама турында"гы законга кайбер очракларда алкоголь продукциясен рекламаларга рөхсәт иткән төзәтмәләр үз көченә керде
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). 2015 елның 1 гыйнварыннан "Реклама турында"гы федераль законның алкоголь продукциясен (сыра һәм илдә җитештерлегән шампан шәрабен) рекламалауны җайга салу мәсьәләләре бүлегенә төзәтмәләр үз көченә керде.
Яңа нормалар буенча, теле- һәм радиопрограммаларда кайбер очракларда алкоголь реламалау рөхсәт ителә. "Яңа законда сыра һәм илдә җитештерелгән шампан шәрабен туры эфирда яки спорт чараларыннан язмада рекламалауга рөхсәт бар, балалар-яшүсмерләр спорт чаралары гына искәрмә булып тора. Шулай ук алкогольне физкультура-спорт материалларында һәм хәбәрләрендә махсуслашкан телеканал һәм радиоканалларда рекламаларга ярый", - дип белдерделәр бүген "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Моннан тыш, агентлык әңгәмәдеше сүзләренчә, төзәтмәләр нигезендә, Россиядә ил территориясендә үстерелгән виноградтан җитештерелгән шәраб һәм шампан шәрабен теле- һәм радиопрограммаларда җирле вакыт белән 23.00дән 7.00гә кадәр рекламаларга ярый. Туры эфир һәм балалар-яшүсмерләр спорт чаралары язмалары искәрмә булып тора.
"Яңа гасыр" терерадиокомпаниясе һәм "Спорт-FM" радиостанциясе сыра һәм аны сатучы биналарын рекламаларга хокуклы. Калган теле- һәм радиоканаллар тиешле вакытта шәраб, шампан шәрабе һәм аларны сатуны стимуллаштыручы чараларны гына рекламалый ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз