news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спорт – Татарстан бренды ул, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов

Татарстан Президенты “Ел спортчысы-2018” тантаналы чарасында булды.

Спорт –  Татарстан бренды ул, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов
Михаил Захаров

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”, Артур Шипилов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның иң яхшы спортчыларын тантаналы бүләкләү чарасында булды. Чара Идел буе академиясе Зур концерт залында узды.

“Спортчыларыбызның һәр җиңүе – безнең республикабызның, шулай ук Россия Федерациясенең җиңүе ул. Без талантлыларга булышабыз, бу эш системалы характерда бара. Спорт — Татарстан бренды ул”, - дип сөйләде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов эшне башкаруда грамоталы алым мөһим булуын өстәп әйтте.

“Мине бүген баш тренер дип атадылар, мин кире какмыйм. Әгәр дә инде һәркайсыбыздан системалы эш юк икән,нәтиҗә дә булмаячак. Әмма мин шуны әйтәм: спортка булыштык, булышабыз һәм булышачакбыз”, - дип йомгаклады республика башлыгы.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot