Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Спорт сараенда фигуралы шуу буенча бөтенроссия ярышлары ачылышы булды
Спорт сараенда фигуралы шуу буенча бөтенроссия ярышлары ачылышы булды
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гаттарова). Бүген Спорт мәдәният сараенда тимераякта фигуралы шуу буенча «Идел 2005» бөтенроссия ярышлары башланды. Анда Россиянең 18 шәһәреннән төрле оешма вәкилләре катнаша.
Бүген тантаналы ачышта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрының спорт буенча урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Казан шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Әлфия Тутаева, ТР Мәдәнияте һәм Халыклар теле үсешенең баш референты Виктор Лязмин, РФ Фигуралы шуу федерациясе рәисе Галина Голубкова катнашты.
Катнашучыларны бәяләүдә Казанның Олимпия резервы балалар һәм яшүсмерләр фигуралы шуу мәктәбе директоры Евгений Безменов баш хөкемдар булачак.
Шулай ук бүген РФ Фигуралы шуу федерациясе исеменнән күптән түгел 60 еллык юбилеен билгеләп узган Спорт сарае директоры Ренат Әйбәтовны тәбрикләү дә булды.
Ярышлар 18 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз