news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спорт министрының беренче урынбасары көрәш темасына күбрәк язарга өндәде

Хәлил Шәйхетдинов әлегә көрәшне күбрәк татар басмалары гына яктыртуын әйтте.

Спорт министрының беренче урынбасары көрәш темасына күбрәк язарга өндәде
Рамиль Гали

(Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов спорт темасына язучы журналистларны көрәшне күбрәк яктыртырга өндәде. Бу хакта ул бүген IT-паркта – Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә белдерде.

Көрәш темасына язарга бик үк яраталар дип әйтеп булмый. Шушы спорт төрен яратучы татар басамалары бар, әмма без тагын да күбрәк язуларын теләр идек. Көрәш ул - безнең мәдәният. Милли бәйрәм Сабан туен ат чабышларыннан, көрәштән башка күз алдына да китереп булмый. Көрәшнең берничә гасырлык тарихы бар", - дип белдерде Хәлил Шәйхетдинов.

Ул Россия, чит ил журналистларына да көрәшнең кайдан килеп чыкканын аңлатырга омтылыш булуын әйтте. Бу нисбәттән, Футбол буенча дөнья чемпионатын яктыртырга килгән журналистларны Саба районы Миңгәр авылына көрәш буенча дөнья чемпионатына алып барганнарын искәртте. "Алар көрәшнең нәрсә икәнен белделәр. Көянтә белән чабу, катыктан акча эзләү, капчык сугышында катнаштылар. Бөтен дөньядан журналистлар безнең милли бәйрәмнәрне ничек оештырганны күрде. Казан Сабан туенда да булдылар. Журналистлар гына түгел, җанатарлар да. Ат чабышларын да күрделәр", - диде.

Хәлил Шәйхетдинов республикада көрәш үсешенә өлеш кертүче шәхесләрне атап үтте. Районнарда көрәш белән шөгыльләнү өчен келәмнәр җәелүен билгеләп узды. "Үз районыңда батыр булу абруйлы ул. Минем өчен иң зур җиңү – үз авылымда авылдашлар арасында батыр калу булды. Минем өчен, 10 сыйныф малаена, ул Олимпия уеннарында җиңгән кебек булды", - дип, хатирәләрен яңартты.

Аның фикеренчә, көрәш белән шөгыльләнүчеләр тормышта югалмый. "Көрәшне үстереп, без рухи һәм физик яктан да көчле кешеләр үстерәбез. Алар яхшы гаилә башлыклары, яхшы әтиләр, абыйлар. Көрәштән башка республиканы күз алдына китерә алмыйм. Сабан туйлары белән генә үсә алмый ул. Милли спорт төрләрен яктыртуда активлык кирәк. Бу юнәлештә эшлибез. Кызыксыну да көчәя", - дип белдерде Хәлил Шәйхетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100