news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спорт министры Владимир Леонов Казан марафонының өченче көненә йомгак ясады

Спорт министры Владимир Леонов Казан марафонының өченче көненә йомгак ясады
Фото: Казан марафоны матбугат хезмәте

ТР спорт министры Владимир Леонов Татарстан башкаласында узучы Казан марафонының соңгы көненә йомгак ясады.

«Без Казан марафонын инде 12нче ел рәттән үткәрәбез. Ел саен ниндидер үзгәрешләр кертергә тырышабыз. Мәсәлән, быел без трассаны уңайлырак итеп үзгәрттек. Безнең трасса – Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән беррәттән иң яхшы трассаларның берсе. Шундый масштаблы чараны оештыруда ярдәм иткәннәре өчен шәһәр администрациясенә һәм Казанның барлык хезмәтләренә рәхмәт», – дип китерә Леоновның сүзләрен Министрлыкның матбугат хезмәте.

Шулай ук Леонов билгеләп үткәнчә, быел Казан марафонында катнашучылар саны 45 мең кешегә кадәр арткан. Аларның 70 проценты – чит шәһәрләрдән килгән спортчылар. Татарстан башкаласына Россиянең 78 төбәгеннән һәм 39 илдән йөгерүчеләр килде. Ьыелгы ярышларның приз фонды 10 млн сумнан артык тәшкил итте.

Элегрәк билгеле булганча, Казан марафоны кысаларында узучы Россия чемпионатында җиңел атлетика буенча 32 тапкыр Россия чемпионы Владимир Никитин марафон дистанциясендә (42,2 км) илнең рекордын яңартты. Спортчы дистанцияне 2 сәгать 28 минут 09 секундта үтте һәм Дмитрий Неделинның Дюссельдорфтагы нәтиҗәсен уздырды. Хатын-кызлар марафонында Луиза Лега җиңү яулады (2:23:05) һәм трассаның яңа рекордын куйды.

Казан марафоны Татарстан башкаласында уникенче тапкыр 1 майдан 3 майга кадәр үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot