Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Спорт министры Леонов «Киләчәк уеннары» кысаларында фиджитал-хоккей чемпионатын ачты
«Татнефть Арена»да фиджитал-хоккей буенча ярышлар старт алды. Ул 19 февральдән 3 мартка кадәр Казанда уза торган «Киләчәк уеннары» турнирының бер дисциплинасы булып тора. Чемпионатны Татарстанның спорт министры Владимир Леонов ачты. Турнир әле башланып кына килсә дә, төрле төбәкләрдән бик күп кешеләрнең игътибарын җәлеп итте, дип искәртте ул. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бүген кич аншлаг булыр дип уйлыйм. Гомумән, яңа проект булуга карамастан, «Киләчәк уеннары» белән бик нык кызыксыну күзәтелә. Спортның кайбер төрләренә инде билетлар юк, әмма хоккейга әле, минемчә, бераз гына калды, әмма гомумән алганда, бүгенге көнгә билетларның 80 проценты сатылган инде. Яшьләр кызыксына, бик күп яшьләр, күп кунаклар кызыксынуын күрәбез. Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә яшьләр кызыксына. Уеннар рәсми рәвештә ачылу тантанасы кысаларында – 21 февральдә башланачак, әмма, әйткәнебезчә, спорт өлеше инде башланды», — дип ачыклык кертте министр.
«Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры Казанда рәсми рәвештә 21 февральдә ачылачак һәм 3 мартка кадәр дәвам итәчәк. Россия Президенты Владимир Путин киберспорт буенча бу ярышларны дөньяда иң масштаблысы дип атады. Ул үзе һәм чит илләрнең кайбер лидерлары ачылу тантанасына килергә ниятли. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, «Киләчәк уеннары» һәм БРИКС илләренең Казанда узачак уеннары тарихта зур эз калдырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз