news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спорт министры: Казан марафоны уздыруда авырлыклар күрмибез

Йөгереш 10-11 октябрьгә планлаштырылган.

Спорт министры: Казан марафоны уздыруда авырлыклар күрмибез
Солтан Исхаков

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казан марафонын оештыручылар республикадагы эпидемиологик вазгыять аркасында йөгерешне уздыруда авырлык күрми. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә республиканың спорт министры Владимир Леонов әйтте.

«Казанда вируска бәйле вазгыятьне күзәтәбез, шәһәрдә ниләр майтарылганын аңлыйбыз. Бүген йөгереш уздыруда авырлыклар күрмибез. Элек булдырылган регламент кысаларында эшлибез. Бу ачык һавада уза торган чара, шуңа күрә нормаларны саклау җиңелрәк булачак», — диде министр.

Аны марафон директоры Вадим Янгиров та хуплады: «Калган биш көндә берни дә үзгәрмәс дип уйлыйбыз, күпчелек спортчылар сезонны ябу өчен бөтен Россиядән килә бит».

Казан марафоны 10-11 октябрьдә узачак. Спортчылар 3, 10, 21 һәм 42,2 чакрымга йөгерәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100