news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спорт корылмаларын төзекләндерүгә акча күләме арткан

Биш еллык капремонт программасына 106 объект кертелгән.

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда спорт корылмаларын төзекләндерүгә финанслау күләме арткан. Ел саен бу эшләргә 500 млн сум акча бүлеп бирү ниятләнә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта республиканың спорт министры Владимир Леонов сөйләде.

Аның сүзләренчә, Татарстанда капиталь ремонт кирәк булган спорт корылмаларын барлау эше үткәрелгән. Биш еллык капремонт программасына республика казнасыннан 2,5 млрд сум акча күчереләчәк.

«Программага барлык районнардан 106 объект кертелгән. Бу озак вакыт капремонт үткәрелмәгән корылмалар. 2020 елда 19 объектта матди база ныгытылачак, бер корылмада технологик җиһазлар алмаштырылачак.

35 мең балага спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар яхшырачак», — диде Владимир Леонов.

Быел, шулай ук, Казанда Чирәмдә хоккей үзәгендә, «Тулпар» стадионында, Чистай районында «Гимнаст» спорт мәктәбендә капиталь ремонт уздыру ниятләнә.

2013-2019 елларда Татарстанда 992 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 36 модульле чаңгы базасы төзелгән. Быел 91 спорт объекты төзелеше планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100