news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спорт комментаторы Александр Гришин һәлак булган

Бәхетсезлек очрагы аркасында спорт комментаторы Александр Гришин һәлак булган. Аңа 47 яшь иде.

ТАСС хәбәр иткәнчә, фаҗига тимер юл платформасында көчле яңгыр вакытында булган.

Үз карьерасын Гришин 2002 елда «7ТВ»телеканалында башлаган. Биш Олимпиадада, Футбол буенча дөнья һәм Европа чемпионатлары матчларында, фигуралы шуу буенча дөнья һәм Европа чемпионатларында эшләгән. 2018 елдан Александр Гришин Беренче каналда эшли иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot