Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Спорт киносы чемпионатының Казандагы 33 нче дөньякүләм финалына сайланган 100 хезмәтнең 25е – Россия иҗатчыларыныкы
Шушы 25нең 6сы – татарстанлылар хезмәт җимеше
(Казан, 7 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казан Россиянең спорт башкаласы гына түгел, быел спорт киносы һәм телевидениесе башкаласына да әйләнмәкче.
5-10 августта Казанда “FICTS Challenge – 2015” спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының 33 нче дөньякүләм финалы үткәрелә. Италиянең Милан каласында уздырылып килгән финал, беренче тапкыр буларак, Апеннины ярымутравы чикләреннән чыга.
“Татар-информ” МА бүген “Татмедиа” пресс-мәйданчыгында үткәргән матбугат конференциясендә катнашучылардан ТР Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова шулай дип игълан итте. Журналистларга үзенчәлекле форумга әзерлек, аны уздыру рәвеше турында шулай ук “FICTS Challenge – 2015” спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының 33 нче дөньякүләм финалы генераль менеджеры Диана Сәфәрова, программа директоры Анастасия Превезенцева һәм ТР Кинематографистлар берлегенең “Татар киноүзәге” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Владимир Елисеев мәгълүмат бирде.
Аерым алганда, финалга Россия, Әзербайҗан, Ирак, Төркия, Италия, Бөекбритания, АКШ һәм башка – җәмгысе 31 илдән 100 хезмәт халыкара жюри тарафыннан сайлап алынган, ә Россиянең үзеннән 25 картина финалга чыккан, шул исәптән Татарстан кинематографистлары иҗат җимешләре дә (татарстанлыларның 6 хезмәте кергән). Фильмнар нинди телдә төшерелгән булса, ә арада татар телендәге хезмәтләр дә бар, - шушы телдә күрсәтелә, ләкин рус теленә субтитрлар белән. Кинода спорт темасы гадәти булмаганга, тамашачы өчен бу кызыклы булыр дип көтелә.
Шул рәвешле, 38 секундтан 128 минутка кадәр дәвамлыктагы кино сәнгате үрнәкләренең шушы 100е 9 номинация буенча бәяләнә ”Олимпия уеннары – Олимпия рухы”, “Документаль кино”, “Уен киносы”, “Трансляцияләр һәм яңа технологияләр”, “Спорт һәм җәмгыять”, “Спорт һәм реклама”, “Кино һәм ТВ футбол”, 2 өстәмә – “Спорт анимациясе”, “Спорт һәм шәхес” һәм Гран-при иясе ачыклана. Номинацияләрнең ярдәмче номинацияләре булуын да исәпкә алганда, сүз барышында 40тан артык приз каралуы ачыкланды, шул исәптән ТР Хөкүмәте, кайбер министрлыклары әзерләгәннәре дә була. Жюри рәисе исә – Россия сценаристы, “Чистая победа” фильмы режиссеры Георгий Шенгелия.
Спорт киносы һәм телевидениесе форумының 33 нче дөньякүләм финалы Татарстанның үзенчәлекле урынында - Зөя (Свияжск) утрау-шәһәрлегендә ачык һавада 6 августта тантаналы төстә ачыла. Анда спорт һәм кино йолдызлары катнашуы көтелә. Шулай ук танылган режиссерлар һәм сценаристлар катнашында мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр дөньякүләм финал кысаларында үткәрү күздә тотыла. Конкурска алынган хезмәтләр исә “3D PORT Cinema” кинотеатрында бушлай күрсәтелә (4 кинозалда көненә 5әр-6 шар сеанс). Шулай ук FINA паркында (ул Спортның судагы төрләре сарае белән "Казан Арена" стадионы арасында урнаша) киң экраннан ачык һавада бушлай карап була. Кайсы картина кайчан күрсәтеләсе турында төгәл мәгълүмат, билет алуга заявкалар чемпионатның рәсми сайтында, вконтакте, инстаграм социаль челтәрләрдәге битләрендә урын ала, дип вәгъдәли оештыручылар исеменнән бүгенге сөйләшүдә катнашучылар. Чараның рәсми хэштегы #FICTSKAZAN2015
FICTS Challenge – 2015” спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының 33 нче дөньякүләм финалын ябу тантанасы 9 августка билгеләнгән.
34 нче дөньякүләм финалның исә Казанда булуы икеле, бу мөмкинлекне Санкт-Петербургка бирү ихтималы зур, диелде әлеге сөйләшү барышында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз