news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Спорт FM Казань» радиосында «ГТО-шоу» мәгълүмат-күзәтү сәгате старт ала

Программаны 13.00-14.00 сәгатьләрдә дүшәмбе-җомга тыңларга мөмкин

  (Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). ТР башкаласында 91,9 FM ешлыгында «Спорт FM Казань» радиосында «ГТО-шоу» мәгълүмат-күзәтү сәгате старт ала. Программаны 13.00-14.00 сәгатьләрдә дүшәмбе - җомга тыңларга мөмкин. Шоуда спорт, сәясәт, бизнес һ.б. өлкәләрдә уңышка ирешкән кешеләр кунак булачак. Алар үз карьераларында сәламәт яшәү рәвеше һәм спортның роле турында сөйләячәк.

26 ноябрьдә чәршәмбе программаның беренче кунагы ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе һәм ретро автомобильләр клубы президенты Фәрит Мөхәммәтшин булачак.

Пәнҗешәмбе, 27 ноябрьдә , «ГТО-шоу» кысаларында “Путь воина” программасын тыңларга мөмкин. Кунакта Казанның хәрби сәнгать вәкилләре булачак.

Җомга, 28 ноябрьдә, «Спорт FM Казань» радиосында “Рубин” футбол клубы белән бергә әзерләнгән “Голос Рубина” программасы эфирга чыгачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot