news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Спорт ФМ Казань» радиосы кунагы - Владимир Леонов

Программаны 91,9 FM ешлыгында 13.00-14.00 сәгатьтә тыңларга мөмкин

  (Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Бүген 13.00-14.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов «Спорт ФМ Казань» радиосында «ГТО-шоу» күзәтү-мәгълүмат сәгате кысаларында чыгыш ясый.
Ул спорт министры вазыйфасы, Татарстанда ел саен спортның ничә төре барлыкка килә, “яшьләр сәясәте” нәрсә ул һ.б. мәсьәләләр турында сөйләячәк.
Искәртеп узабыз, элек ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР КВН президенты Андрей Кондратьев, татар җырчысы Раяз Фасыйхов, ТР Дәүләт симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм дирижер Александр Сладковский, РФ ЭЭМ ның Казан буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Красильников, спорт журналисты Михаил Степанов «ГТО-шоу» программасы кунаклары булган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot