news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Спорт-Экспресс»: Олимпиада алтыны Камилә Вәлиевада калырга мөмкин

15 яшьлек спортчы тыелган препарат кабул итүдә гаепсез булып табылуы ихтимал.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Допинг җәнҗалына карамастан, Камилә Вәлиева һәм Россиянең башка фигуристлары Пекинда яулап алган Олимпиада алтынын саклап калырга мөмкин. «Спорт-Экспресс» шул хакта яза.

Басма белешмәсе буенча, Вәлиевага карата эш буенча карар кабул ителмәгән. 15 яшьлек спортчы тыелган препарат кабул итүгә бәйле килеп чыккан низагта гаепсез булып табылырга мөмкин.

Әлеге мәсьәләне хәл итүгә Россия Олимпия комитеты һәм Халыкара Олимпия комитеты юристлары кушылган.

  • Камилә Вәлиева допингка тест уза алмаган дигән хәбәр чыкты, дип язган идек.
news_right_1
news_right_2
news_bot