Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Спорт белән шөгыльләнүдән салым кайтару хокукы турында закон кабул итте
Салым акчасын кайтару мөмкин булган физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре исемлеген хөкүмәт билгеләячәк.
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы өченче укылышта Россия Салым кодексына төзәтмәләр кабул итте. Алар физкультура һәм спорт белән бәйле хезмәтләр өчен түләгәннән салым кайтарту мөмкинлеге бирә. Закон проектын парламентка Хөкүмәт керткән.
«Интерфакс» хәбәр иткәнчә, Документта НДФЛ буенча салым базасын билгеләгәндә гражданин оешма яки шәхси эшмәкәр күрсәткән физкультура-савыктыру хезмәтләре өчен түләгән акчадан салым кайтара ала диелгән. Салымны 18 яшькәчә балалар өчен дә алырга мөмкин. Оешма һәм шәхси эшмәкәр өчен физкультура-савыктыру хезмәтләре күрсәтү төп эшчәнлек булырга тиеш.
Салым акчасы чыгымнар күләмендә биреләчәк, әмма башка социаль салым түләүләре белән бергә бер елга 120 мең сумнан артык булмаячак. Ягъни гражданин бер елда 15 600 сум чамасы салым акчасын кайтара ала.
Салым акчасын кайтару мөмкин булган физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре исемлеген хөкүмәт билгеләячәк. Салым акчасын кайтару мөмкин булган компанияләр һәм шәхси эшмәкәрләр исемлеген ел саен 1 декабрьгә кадәр хөкүмәт раслаган тәртип буенча Спорт министрлыгы төзиячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз