news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спорт арбитраж суды Камилә Вәлиева эше буенча апелляцияне кире какты

Спорт арбитраж суды фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваның 2022 елгы Олимпия уеннарында дисквалификацияләнүе аркасында команда турнирында медальләрне яңадан бүлү турындагы карарын үзгәрешсез калдырды. Россия биргән апелляция кире кагылды, дип хәбәр итә Спорт арбитраж суды.

Апелляцияне Россия Олимпия комитеты, Россия тимераякта фигуралы шуу федерациясе, шулай ук спортчылар биргән булган.

Искәртеп узабыз, Россия спортчысы дүрт елга ярышларда катнашудан мәхрүм ителде. Моның сәбәбе – допингка каршы кагыйдәләрне бозу. Тимераякта шуучылар халыкара берлеге карары белән Олимпиадада Вәлиеваның нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылды, ә Россия җыелмасы фигуралы шуу буенча команда турнирында беренче урыннан өченчегә күчерелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot