news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спорт аэробикасы Татарстан беренчелегендә Әгерҗе кызлары да пьедесталга күтәрелделәр

Казанда спорт аэробикасы буенча Татарстан беренчелеге узды.

(Әгерҗе, 5 март, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Казанда спорт аэробикасы буенча Татарстан беренчелеге узды. Анда Әгерҗенең дә яшь йолдызчыклары катнашты, дип яза җирле басма.

Республиканың иң көчле 14 командасы сыналган әлеге бәйгедә Әгерҗедә “Радуга культур“ балалар иҗаты йортының өстәмә белем бирү педагогы Айгөл Гыйззәтуллина җитәкчелегендә шөгыльләнүче кызлар да сынатмадылар. “Гимнастик платформа“ категориясендә 6-8 яшьлекләр икенче, 9-11 яшьлекләр өченче урын алдылар. “Бию гимнастикасы“ категориясендә Арина Климова, Гөлнур Алишева, Илвина Зәйнуллина – өченче урында.

Айгөл Рәис кызы, “Тренер-призер“ категориясендә өченче урынга лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot