news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спиртлы төнәтмәләр даруханәләрдә рецептсыз сатылачак

Сәламәтлек саклау министрлыгында таралар зурлыгын һәм бер кулга бирелүне чикләү чарасы җитәрлек дәрәҗәдә дип тапканнар.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Боярышник һәм пустырникны элеккечә рецептсыз сатып алып булачак. Хөкүмәттә аларны рецепт бланклары белән сату идеясеннән баш тартканнар. "Российская газета"га ул мәгълүматны вице-премьер Александр Хлопонинның алкоголь һәм спирт катнаш сыеклыклар әйләнешен контрольдә тотучы рәсми вәкииле Наталья Платонова раслаган.

Сәламәтлек саклау министрлыгында таралар зурлыгын һәм бер кулга бирелүне чикләү чарасы җитәрлек дәрәҗәдә дип санаганнар.

Инде медицина өчен кулланудагы дару препаратлары исемлеге, чикләнгән тара күләме расланган. Исемлек белән приказ хокук мәгълүматы рәсми интернет-порталында басылган.

Искәртеп үтик, соңгы биш елда таралар күләмен чикләү кирәклеге буенча төрле мәйданнарда фикер алышу барды.

news_right_1
news_right_2
news_bot