Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Спирт җитештерүдә монополиягә кайту буенча ТР тәҗрибәсен ил күләмендә куллану котылгысыз
Икътисад министры Марат Сафиуллин шулай дип саный
(Казан, 10 март, “Татар-информ”). Оптимистик бәяләргә караганда, илдә алкогольнең өчтән бер өлеше легаль булмаган юл белән җитештерелә. Көмешкә куу һәм сату, акцизы булмаган алкоголь продукциясен, алкогольне алмаштыручы продукцияне, техник спирт нигезендәге сыеклыкларны реализацияләү дә шуңа керә. Пессимистик бәяләргә караганда, Россиядә алкоголь продукциясенең яртысына кадәр өлеше контрафакт санала. Хәзер Татарстан спирт һәм алкоголь продукциясен җитештерү системасы дәүләт милкендә булган бердән-бер төбәк. Бу, үз чиратында, мәсьәләнең финанс ягын гына түгел, сәламәтлек саклау белән бәйле мәсьәләләрне дә контрольдә тотарга ярдәм итә.
“Иң катлаулы елларда да Татарстан Президенты, республика Хөкүмәте бу мәсьәләгә ныклы игътибар бирде”, -ди ТР Иминлек Советы каршында алкоголь һәм составында спирт булган продукция әйләнеше өлкәсендә вәзгыятьне контрольдә тоту буенча совет рәисе, икътисад министры Марат Сафиуллин. Аның белдерүенчә, бүген легаль булмаган юл белән алкоголь җитештерү формалары борчый. Алар, гадәттә, техник спирт нигезендә җитештерелә. Сыйфатсыз алкоголь төрле формаларда агулап, сәламәтлеккә зур зыян сала. Совет рәисе ассызыклаганча, халык суррогат алкоголь куллануның хәвефле булуын аңларга тиеш.
Марат Сафиуллин белдергәнчә, уңай нәтиҗәләргә ирешергә теләк булганда, Татарстан тәҗрибәсен Россия күләмендә файдалану котылгысыз. Ягъни сүз спирт җитештерүдә монополиягә кайту турында бара. Ул, үз чиратында, контрафакт алкоголь әйләнешен контрольдә тоту мөмкинлеген дә бирәчәк. “Бу икътисадны социалистик модельгә кайтару түгел. Ул алга киткән, конкурентлы илләрдә кулланыла. Мәсәлән, Скандинавия илләре, иң элек, Финляндия. Биредә алкоголь продукциясен җитештерү һәм реализацияләү дәүләтнең ныклы игътибарында. Әгәр без бу бурычны хәл итә алсак, халык сәламәтлеген саклау, бюджетны тулыландыру мәсьәләләре үзеннән-үзе чишеләчәк”, -дип саный министр.
Рәсми мәгълүматларга караганда, Россиядә алкоголь куллану җан башына уртача 12,6 литр туры килә. Экспертлар бәяләмәсе буенча ул 16 литрга җитә. Татарстанда ул җан башына уртача 6,5 литр тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз