news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

СПИДка каршы халыкара көрәш көне алдыннан Казанда кайнар линия эшләячәк.

15 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 22 мең 161 очрагы теркәлгән.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). 27 ноябрьдән 8 декабрьгә кадәр Татарстанда 1 декабрь – СПИДка каршы халыкара көрәш көне уңаеннан кайнар линия эшли башлаячак. Шалтыратулар 8 (843) 238-53-68 телефоны буенча 9.00дан 18.00гә кадәр кабул ителә. Ял көннәрендә 9.00-17.00 сәгатьләрдә 8 (843) 238-98-54 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

15 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 22 мең 161 очрагы теркәлгән, аның 104 очрагы – 14 яшькәчә балалар арасында. ВИЧ-инфекция белән яшәүче 13 мең 96 кеше диспансерда исәптә тора. Республикада яшәүчеләрнең ВИЧ-инфекция йоктыру күрсәткече 0,3 процент тәшкил итә, бу Россия буенча күрсәткечләрдән 2 тапкыр кимрәк дигән сүз. ВИЧ-инфекциялеләрнең 30 процентын хатын-кызлар тәшкил итә.

Быел республикада 1034 кешедә ВИЧ-инфекция булуы ачыкланган. Бу чирне йоктыру очраклары Татарстанның барлык районнарында теркәлгән, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск районнарында, Чаллыда һәм Казанда республикадагы уртача күрсәткечләрнең югары булуы билгеләп үтелә.

Соңгы елларда ВИЧ-инфекция таралуның үзенчәлеге эпидемиология процессына эшкә яраклы яштәге урта һәм өлкән яшьтәгеләр төркеме килеп кушылудан һәм эшчеләр белән хезмәткәрләр арасында авыручылар саны артудан гыйбарәт.

2014-2017 елларда яңа ачыкланган ВИЧ-инфекциялеләрнең 50 проценты 30-39 яшьлекләр, 40-49 яшьлекләр - 19 процент, эшчеләр һәм хезмәткәрләр 35 процент тәшкил иткән, дип хәбәр иттеләр Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә.

Ел саен Татарстан Республикасында 18-19 яшьлек яшүсмерләр арасында, шул исәптә студентлар арасында ВИЧ-инфекция йоктыру очраклары теркәлә. Яшьләр арасында бу чир наркотик препаратлар куллану һәм тәртипсез җенси тормыш алып бару нәтиҗәсендә тарала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100