Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
СПИД-үзәк: Татарстанда ВИЧ-инфекцияле ир-атлар хатын-кызларга караганда күбрәк
Инфекциялеләрнең 79 процентын 20 яшьтән 40 яшькә кадәрге кешеләр тәшкил итә.
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Белова Валерия). Татарстанда ВИЧ-инфекцияле ир-атлар хатын-кызларга караганда күбрәк. Бу турыда «Татар-информ»да матбугат конференциясендә кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең территорияне санитар саклау бүлеге җитәкчесе Луиза Борисова әйтте.
«Теркәлгән ВИЧ-инфекциялеләрнең 66 процентын ир-атлар тәшкил итә. Инфекциялеләрнең 79 проценты 20 яшьтән 40 яшькә кадәрге кешеләр. 2018 елда яңа ачыкланган ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең 68 проценты бу чирне җенси юл белән йоктырган», – диде спикер.
- Дөньяда барлыгы 43 миллионнан артык кеше яши.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз