news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Sperber компаниясе алман моделе буенча калдыкларны җыю, утильләштерү процессын модернизацияләүдә ТР белән хезмәттәшлеккә әзер

Бу хакта бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Алманиянең Sperber компаниясе вәкилләре белән узган очрашуда сүз булды

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). Sperber компаниясе алман моделе буенча калдыкларны җыю, утильләштерү процессын модернизацияләүдә ТР белән хезмәттәшлеккә әзер. Бу хакта бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Алманиянең Sperber компаниясе вәкилләре белән узган очрашуда сүз булды.
Компаниянең бизнесны үстерү буенча менеджеры Олег Белоголов Sperber хакында тулы мәгълүмат бирде. Калдыкларны җыю һәм эшкәртү буенча махсуслашкан әлеге компаниягә Нюрнберг каласында 1880 елда нигез салына. Хәзерге вакытта калдыкларны җыю һәм утильләштерү хезмәтләрен күрсәткән компаниянең еллык әйләнеше 110 млн. евро тәшкил итә.
Компаниянең очрашуда катнашкан башка вәкилләре Казанда һәм Самосыровода калдыкларны эшкәртү һәм утильләштерү станцияләреннән алгын тәэсирләре белән уртаклашты. Кунаклар Левченко бистәсендә гамәлгә ашырылучы “Чиста шәһәр” проектын югары бәяләде, шул ук вакытта аның табышлы булмавын искәртте. Алар белдерүенчә, Sperber Татарстанда алман моделе буенча калдыкларны җыю һәм утильләштерү процессын модернизацияләү буенча тәкъдимнәр кертергә әзер. 12,6 млн. евро һәм 9,4 млн. евролык ике проект күздә тотыла. Алманиядә калдыклар җыю һәм утильләштерүнең мондый системасы инде 25 ел гамәлдә. Аның буенча, 10 тонна чүпнең бары 2 тоннасы гына яндырыла, калган 8 тоннасы икенчел производствога озатыла. 2020 елга кадәр Ауропа берлеге илләрендә шул рәвешле барлык чүплекләрне юкка чыгарырга телиләр.
Алмания компаниясе вәкилләре искәртүенчә, әлеге проект үз чыгымнарын каплауга ирешү белән, халыктан чүп җыю өчен алына торган түләүләр кимиячәк. Бүгенге очрашуда хезмәттәшлек юнәлешләре һәм шартларын эшләү өчен уртак эшче төркем төзү хакында килешенде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100