Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Спекулянтларга тәэсир итү кораллары бар, аларны эшкә җигәр вакыт җитте – РФ Президенты
“3-5 ел дәвамында без халыкны бәясе ягыннан үтемле дарулар һәм туклану продуктлары белән тәэмин итәргә тиешбез”, - диде В. Путин
(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Хөкүмәтен һәм Россия Банкын спекулянтларның Россия валютасы курсы тирбәлешендә уйнавын тыю буенча катгый чаралар күрүен сорар идем – бүген РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Еллык юлламасында шулай дип белдерде.
“Хакимият ул спекулянтларның кем булуын белә, һәм аларга тәэсир итү кораллары бар, аларны эшкә җигәр вакыт җитте”, - дип билгеләп узды Илбашы.
Президент илкүләм валюта – сум (рубль) курсының доллар һәм еврога нисбәттә көчсезләнүе проблемасына тукталып: “Россия Банкы “тотрыксыз” курска күчте, әмма бу Россия Банкы үзеннән үзе сум курсына йогынтыдан читләшә, сум курсы финанс спекуляцияләре объектына әйләнә дигән сүз түгел”, - диде В. Путин.
Президент сумның көчсезләнүе кыска вакытлы инфляция кабынып китү ихтималлыгын көчәйтүен дә искәртеп узды. “Беренче чиратта, аз керемле гражданнарның мәнфәгатьләрен якларга, ә Хөкүмәт һәм төбәкләр туклану продуктлары, дарулар, иң кирәкле товарлар базарында вәзгыятьне контрольдә тотарга тиеш. Моны башкарып була, - дип ассызыклады Владимир Путин. Аның әйтүенчә, шул ук вакытта илкүләм валютаның көчсезләнүе бәя конъюнктурасын, компанияләрнең көндәшлеккә сәләтлелеген дә арттыра. - Бу фактордан импортны алмаштыру сәясәтен уздыруда файдаланырга кирәк, 3-5 ел дәвамында без халыкны бәясе ягыннан үтемле дарулар һәм туклану продуктлары, бигрәк тә үзебездә җитештерелгәннәре белән тәэмин итәргә тиешбез”, - дип юнәлеш бирде В. Путин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз