news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спастагы күгәрченнәр күргәзмәсенә тирә-күрше төбәкләрдән дә килделәр

Биектә оча торганнары да, спорт күәрченнәре дә бар иде анда

 (Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Спаста күгәрченнәр күргәзмәсе үткәрелде.

Күргәзмәгә нинди генә күгәрченнәр алып килмәгәннәр: монда биектә оча торганнары да, спорт күгәрченнәре дә, декоратив кошлар да бар. Мондый чараларда күгәрченнәр алышырга да, сатарга һәм алырга да була.
Күргәзмәгә үз кошларын күрсәтергә төрле урыннардан – Ульяновскидан, Казаннан, Нурлаттан, Чистайдан, Әлмәттән, Чардаклыдан һәм шулай ук Марий Эл Республикасындагы Волжск һәм Козловка шәһәрләреннән дә киләләр, дип белдерә “Яңа тормыш” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot