news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спаста өлкән сыйныф укучылар үзәк район хастаханәсе табибы белән очрашты

Аларга табиб һөнәре югары уку йортларына керү шартлары, студент тормышы һәм башка күп кенә кызыклы нәрсәләр турында сөйләделәр.

Спаста өлкән сыйныф укучылар үзәк район хастаханәсе табибы белән очрашты
spas-rt.ru/

(Спас, 10 февраль, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). “Ак халатлы фәрештәләр” һөнәри юнәлеш бирү акциясе кысаларында шәһәрдәге урта мәктәпләрнең өлкән сыйныфларында белем алучылар һәм кадет мәктәбе укучылары район үзәк хастаханәсендә булдылар. Бу турыда җирле басма яза.

Укучылар алдында хастаханәнең баш табибы Егор Самохвалов, Казан дәүләт медицина университеты студентлары чыгыш ясадылар. Алар табиб һөнәре югары уку йортларына керү шартлары, студент тормышы һәм башка күп кенә кызыклы нәрсәләр турында сөйләделәр.

Өлкән класс укучылары КДМУ турында фильм карадылар, алар өчен хастаханә буйлап экскурсия оештырылды. Укучылар поликлиниканы, балалар консультациясен, ашыгыч ярдәм күрсәтү, хирургия бүлекләрен карадылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot