news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спаста чыршылар артачак

Биш меңгә якын төрле куак һәм агач утыртылды

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). Спас районы халкы шимбә көнне уздырылган Агач утырту көне акциясендә катнашты. Бу көнне биш меңгә якын төрле куак һәм агач утыртылды.

Әлеге акция кысаларында чаралар авылларда да оештырылды. Аеруча Аграмак, Татар Такталы, Никольск һәм башка җирлек халкы активлык күрсәтте. Шәһәр мәдәният бүлеге, районның газ хезмәте кебек оешмалар, кайбер күп фатирлы йортларда яшәүчеләрне дә билгеләп үтәргә кирәк.

“Болгар урманчылыгы” учреждениесе һәм “Спас” дәүләт табигать заказнигы коллективлары көче белән Болгар музей-тыюлыгындагы Габдрахман коесы янында да күп агачлар утыртылды. “Болгарлес” учреждениесе хезмәткәрләре Үрнәк һәм Полянкадагы урман участокларында агач утырттылар. “Казанский обвод” һәйкәле тирәсенә чыршы агачлары утыртып чыктылар”, дип яза “Яңа тормыш” басмасы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100