Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Спаста арпа суктыруны тәмамлаганнар
Барлыгы 20140 тонна уңыш җыеп алынган
(Казан, 15 август, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Спас муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм башка культуралар 33,6 мең гектарда суктырылган, бу барлык мәйданның 85 процентын тәшкил итә. Басулардан 63 мең тоннадан артык бөртек җыеп алынган. Гектардан уртача 18,7 центнер уңыш чыга.
Кайбер хуҗалыклар, аерым алганда, Александр Планин, Ольга Семушкина, Дамир Хәмидуллин, Тәлгат Шабанов, Ислам Хәйдаров крестьян (фермер) хуҗалыклары уракны тәмамлаган. Башка хуҗалыкларда тулы көчкә сабан бодае суктыралар. 5950 гектардан 11320 тонна (барлык мәйданның 56 проценты) бөртек җыеп алынган. Лидерлар арасыннан Ольга Семушкина (гектардан - 27,4 центнер), Александр Планин (21,5 центнер) крестьян (фермер) хуҗалыкларын, “Востокзернопродукт “Болгар” җәмгыятен (20 центнердан артык) билгеләп үтәргә мөмкин.
Хуҗалыклар арпа суктыруны да тәмамлаган. Барысы 20140 тонна арпа җыеп алынган. Быел карабодай да сөендергән: һәр гектардан уртача 13,4 центнер чыккан. Барысы 1250 тонна суктырылган.
Бу хакта “Яңа тормыш” газетасы хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз