news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спасның “Болгар” эзтабарлары республика күчмә кубогын Чистай командасына тапшырып кайтты

Казанда үткәрелгән эзтабарлар отрядлары фестивале олыларның, студентларның һәм мәктәп укучыларының 16 оешмасын бергә җыйды

 (Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”). Спас районы Ким бистәсе укучылары республика эзтабарлар отрядлары фестивалендә катнашты. Казанда “Чайка” лагере базасында үткәрелгән әлеге фестиваль олыларның, студентларның һәм мәктәп укучыларының 16 отрядын бергә җыйды. Ләкин ярышларда барысы өчен дә тигез шартлар булды. Нәтиҗәдә, олылар белән ярышу җиңел булмаса да, укытучы Борис Андреянов җитәкчелегендәге безнең команда биремнәрне үтәп, иң көчле командалар бишлегенә керә алды, дип хәбәр итә Спас районының “Новая жизнь” газетасы.

Үзләре кебек эзтабарлар белән берничә көн бергә булып, үзара аралашу, ярышу, учак тирәли тезелеп гитарага җырлау балаларда онытылмаслык хәтирә булып уелып калды, аларның барысын бер игелекле эш – эзтабарлык берләштерде, диде Борис Андреянов әлеге фестиваль турында.

Нәтиҗәдә, Спас районы Ким бистәсенең “Булгар” эзтабарлар отрядына диплом, бүләк тапшырылган. Ә аларга республика фестивалендә иң яхшы отряд буларак былтыр бирелгән күчмә кубокка бу юлы Чистай районының “Выстрел” командасы лаек дип табылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot