news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Геленджикта ял итүче табиб яралыларны коткарырга ярдәм иткән

Кеше хокуклары советы әгъзасы, Регнум мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Марина Әхмәдова Геленджикта ял иткәндә дошман пилотсыз очкычлары һөҗүменнән зыян күргән кешеләргә булышкан Ростов-Дон шәһәре табиб-анестезиологының игелекле гамәлен шәрехләде.

«Фотодагы ир-ат - табиб-анестезиолог Александр Александрович. Ул кичә Архипо-Осиповка пляжында ял иткән. Шартлау яңгыраганнан соң ике минут та үтми, Александр Александрович инде ярдәмгә ашыга. Аннары ашыгыч ярдәм белән бергә авыл хастаханәсенә китә, анда үз эше белән шөгыльләнүен – яралыларны коткаруын дәвам итә. Аңа бик зур рәхмәт», - дип язган Әхмәдова МАКС мессенджерында һәм табибның фотосын урнаштырган.

Геленджик шәһәре башлыгы урынбасары Янина Скорикова мәгълүматлары буенча, Александр Александрович Ростов-Донда «Сокол» шәхси клиникасында эшли.

Искәртеп үтәбез, фаҗига Краснодар краеның Геленджик курорт-шәһәренә керүче Архипо-Осиповка авылында булган. Башта алты кешенең һәлак булуы турында хәбәр ителгән иде, аннары аларның саны җидегә җитте. Зыян күрүчеләр саны 47дән 58гә кадәр арткан. Украина Кораллы көчләренең пилотсыз очкычлары һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт бала һәлак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot