news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Спасение” сырхауханәсе һәм иминият ширкәте коллективы хәйрия акциясенә кушыла

Акция Иминиятче көненә багышлана

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 10 нчы октябрьдә, “Спасение” сырхауханәсе һәм иминият ширкәте хезмәткәрләре күмәк төстә “Бүгенгесе белән яшә, киләчәгең турында уйла!” акциясен уздыра. Әлеге чара ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин старт биргән сәламәт тормыш рәвеше һәм хәйрия кампаниясенә теләктәшлек йөзенннән оештырыла.

Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ширкәтнең генераль директоры Геннадий Глушко җитәкчелегендә коллектив ачык һавада иртәнге гимнастика ясаячак. Акция Иминиятче көненә багышлана. Аннан соң Г. Глушков хәйрия флешмобында катнашачак – ГТО нормаларын тапшырып, Дина Корзун һәм Чулпан Хаматова тарафыннан гамәлгә куелган “Гомер бүләк ит” хәйрия фондына 3 мең сум акча күчерәчәк. Акция кагыйдәләре буенча эстафетаның кемгә күчәчәге әлегә сер булып саклана, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot