news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спас ярминкәсендә Болгар музей-тыюлык осталары катнашты

Алар күргәзмәдә гипс, кызыл балчык, тал чыбыгыннан ясалган әйберләр һәм сувенирлар тәкъдим иттеләр.

(Спас, 13 август, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Алабугада үткән Бөтенроссия Спас ярминкәсендә Болгар музей-тыюлык осталары “Болгар шәһәре – осталар шәһәре” дигән программа белән катнаштылар, дип яза җирле басма.

Алар күргәзмәдә гипс, кызыл балчык, тал чыбыгыннан ясалган әйберләр һәм сувенирлар тәкъдим иттеләр. Килгән кунакларга тал чыбыгыннан үрү һәм сувенирларга бизәк төшерү буенча мастер-классларда катнашырга тәкъдим ителде. Кызыл балчыктан ясалган әйберләр – кувшиннар, чүлмәкләр, тоз савытлары күпләрнең игътибарын җәлеп итте.

Ярминкә кысаларында “Музейларда традицион культура һәм халык иҗаты. Декоратив-гамәли иҗат: сәнгать әсәреннән сувенирга кадәр” темасы буенча түгәрәк өстәл утырышы булды. Анда катнашучылар үз уңышлары турында сөйләделәр, халык һөнәрләре, кул эшләре һәм декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендә тәҗрибә уртаклаштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot