news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спас укытучылары Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабында җиңде

Баланы шәхес буларак үстерүдә өстәмә белем бирүнең ролен арттыруны күздә тоткан конкурста 14 педагог катнашты.

Спас укытучылары Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабында җиңде
Р. Хәмидуллин

(Спас, 10 февраль, "Татар-информ", "Яңа тормыш", Ирина Телицына). Спас районы укытучылары тәрбия һәм өстәмә белем бирү тармагы кадрларының “Йөрәгемне балаларга бирәм” һәм “Кеше тәрбияләргә” Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабында уңышка иреште. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу конкурста “Регата” балалар техник иҗат станциясе педагогы, Иске Рәҗәп урта мәктәбенең технология укытучысы Илназ Мәхмүтов, Болгардагы 1нче урта мәктәпнең “Юнармия” отряды җитәкчесе Ирина Кислова һәм Болгардагы 2нче урта мәктәпнең класс җитәкчесе Анна Калинкина җиңүчеләр булдылар.

Баланы шәхес буларак үстерүдә өстәмә белем бирүнең ролен арттыруны күздә тоткан конкурста 14 педагог катнашты. 

Конкурсантлар визит карточкалары әзерләделәр һәм башка мәктәпләрдә заманча технологияләр, эш ысуллары һәм алымнарны оста кулланып ачык дәресләр үткәрделәр. Иң яхшы педагогларны бүләкләү тантанасы шәһәрдәге 1нче урта мәктәптә үтте. Өстәмә белем бирү педагогы һәм технология укытучысы Илназ Мәхмүтов “Йөрәгемне балаларга бирәм” конкурсында җиңде. 

Әлеге конкурста кадетлар мәктәп-интернатыннан Евгений Кременсков белән балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Наталья Бердникова призер булдылар. Аларга Мактау грамоталары һәм акчалата сертификатлар тапшырылды. Полянка һәм Кузнечиха урта мәктәбеннән Мария Машкова белән Надежда Каштанова мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

“Педагог-оештыручы” конкурсы номинациясендә шәһәрдәге беренче урта мәктәптән Ирина Кислова җиңде. Мактау грамотасыннан тыш, аңа шулай ук акчалата сертификат тапшырдылар. Бу номинациядә шулай ук Бураково мәктәбеннән Светлана Силантьева да актив катнашты.

“Кеше тәрбияләргә” конкурсында җиде класс җитәкчесе көч сынашты. Шәһәрдәге 2нче урта мәктәпнең информатика укытучысы Анна Калинкина бу юлы барысыннан да күбрәк балл җыйды. Призерлар исемлегенә шулай ук Никольск мәктәбеннән Марина Синицина белән Иске Рәҗәптән Рузилә Минсадыйкова керде (икенче һәм өченче урыннар). “Кеше хокуклары” һәм “Патриот” номинацияләрендә беренче мәктәптән Юлия Фролова, Антоновка мәктәбеннән Гөлгенә Гайнуллина җиңеп чыкты.

Конкурста актив катнашулары өчен Өчкүл һәм Антоновка мәктәбе укучылары Надежда Слепнева һәм Гөлшат Сафина мәгариф бүлеге грамоталары белән билгеләп үтелде.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, тәрбия эше буенча урынбасар Елена Солодянкина, методист Маргарита Маркова җиңүчеләргә һәм призерларга җылы котлау сүзләрен кызганмадылар.

Конкурс Ирина Сорокина, Михаил Баландин, Кирилл Моисеев, Анна Головина һәм башка үзешчән артистларының концерт номерлары белән үрелеп барды.

Алда исә җиңүчеләрне җитди сынау – зона этабына әзерлек көтә. Аларга бары тик уңышлар гына теләп калабыз!
Р. Хәмидуллин фотосы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100