news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спас тармак технологияләре техникумын тәмамлаучылар диплом алды

Дипломнарны тапшыру тантанасы Болгар музей-тыюлыгының фестиваль-вакыйгалар комплексында узды

Спас тармак технологияләре техникумын тәмамлаучылар диплом алды
Яңа тормыш

(Спас, 2 июль, "Татар-информ", "Яңа тормыш", Ирина Телицына). Спас тармак технологияләре техникумын тәмамлаучыларга тантаналы шартларда дипломнар тапшырдылар. Дипломнарны тапшыру тантанасы Болгар музей-тыюлыгының фестиваль-вакыйгалар комплексында узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Быел техникумның кунакханә сервисы, автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, җәмәгать туклануы буенча белгечләр әзерләүче бүлекләрен алтмыш өч студент тәмамлады. Аларның кураторлары Юлия Маркарян, Ринат Петряев, Марина Шмырина һәм Павел Рачков иде.

Техникум тәмамлаучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина, “Сувар Б” җәмгыяте җитәкчесе Арутюн Багдасарян, “Спас оптторг” берләшмәсе вәкилләре сәламләде. Алар егетләр һәм кызларга алда торган хыял-максатка ирешүләрен, тормышта үз урыннарын табуларын теләделәр.

Шунысы куанычлы, быел өч студент кыз техникумны “яхшы” билгеләренә генә бетергән өчен кызыл дипломнар алдылар. Аерым алганда, мондый документларны кунакханә сервисы бүлегендә укыган Дарья Марюхова, Кристина Мещанина һәм Дарья Севастьяновага тапшырдылар. Җәмәгать эшләрендә актив катнашканы өчен Даша Севастьянова әле тагын Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot