news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спас районының Полянка авылында яңа спорт мәйданчыгы ачылды

Мәйданчыкны Татарстан бюджетыннан субсидия хисабына изге Феодор Болгарский хәйрия фонды төзеде.

Спас районының Полянка авылында яңа спорт мәйданчыгы ачылды
spas-rt.ru/

(Спас, 29 июнь, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Спас районының Полянка авылында "Спорт - безнең сәламәтлек" дигән спорт-уен мәйданчыгы ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мәйданчыкны Россия Федерациясе Президенты гранты һәм социаль әһәмияткә ия булган проектларны тормышка ашыручы коммерциянеке булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия хисабына изге Феодор Болгарский хәйрия фонды төзеде.

Проект авыл халкын физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүне максат итеп куя. Мәйданчыкка теләсә кем йөри ала, моннан тыш, Полянка мәктәбе укучылары монда физкультура дәресләрен дә уздырачаклар.

Мәйданчык составына җәй көннәрендә - уеннар үткәрү һәм зарядка ясау, кышларын тимераякта шуу һәм хоккей уйнау өчен менә дигән урын булган футбол кыры, баскетбол боҗралары, өстәл теннисы, гимнастика снарядлары, урамда шөгыльләнү өчен тренажерлар керә.

Спорт мәйданчыгын ачу тантанасында Полянка авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Сибгатуллина, районның яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов катнашты. Алар фонд җитәкчеләренә, төзүчеләргә шундый әйбәт бүләк хәзерләүләре өчен рәхмәт әйттеләр һәм мәйданчык беркайчан да буш тормас, дигән ышаныч белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100