news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спас районындагы юл-транспорт һаләкәтендә Ульяновск өлкәсе кешенең гомере өзелгән

Фаҗига Кузнечиха авылы янында килеп чыккан.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Спас районында җиңел машина юл кырыена төшкән, 24 яшьлек йөртүченең гомере, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыныңТатарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә көндез 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына фаҗиганы күрүче шалтыратып, Кузнечиха авылы янындагы юлда «Чери Тиго» автомобиленең юл кырыена төшкәнлеге хакында хәбәр иткән.

Гадәттән тыш хәл урынына 132 нче номерлы янгын сүндерү-коткару төркеме, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре килгән.

Фаҗига аркасында чит ил машинасының 24 яшьлек йөртүчесе – Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәре кешесе һәлак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot