news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спас районында югалган балыкчының мәете табылган

Ир-ат элемтәгә чыкмагач, аны эзли башлаганнар.

(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). Спас районында югалган 56 яшьлек балыкчының мәете табылган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Искә төшерик: 30 ноябрьдә иртән ир-ат снегоходта балык тотарга киткән. Соңгы тапкыр аны җирле балыкчылар 14.30да күргән. Шуннан  Куралово авылында яшәүче 56 яшьлек ир элемтәгә чыкмый башлаган.

1 декабрьдә Иделдә, Куралово авылы янында ир-атның мәетесе табылган. Коткаручылар аны судан чыгарып хокук саклау органнарына тапшырган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100