news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спас районында янгында өлкән яшьтәге ир белән хатын вафат булган

Кожаевка авылында шәхси йорт янган.

Спас районында янгында өлкән яшьтәге ир белән хатын вафат булган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча бш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда Спас районында янгында өлкән яшьтәге ир белән хатын вафат булган. Аларның гәүдәсен янган йортның конструкциясен сүткәндә янгын сүндерүчеләр тапкан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча бш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстанның Спас районы Кожаевка авылында шәхси йортта янгын төнге бердә булды. 50 минуттан соң янгын тулысынча сүндерелде.

Янган корылманың конструкциясен сүткәндә, иртәнге 4тә янгын сүндерүчеләр — 75 яшьлек ирнең, ә тагын бер сәгатьтән соң аның 73 яшьлек хатынының гәүдәсен тапканнар.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100