news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спас районында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән игенчеләргә бүләкләр тапшырдылар

Район башлыгы Камил Нугаев басу хезмәтчәннәрен хезмәттә ирешкән югары нәтиҗәләре белән котлады, аларга киләчәктә дә уңышлар теләде.

(Спас, 20 май, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Спаста язгы кыр эшләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән механизаторларга район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлбәттә инде, күптән килә торган матур гадәт буенча, бүләкләрне эш урынында, ягъни кырда тапшырдылар, район башлыгы Камил Нугаев басу хезмәтчәннәрен хезмәттә ирешкән югары нәтиҗәләре белән котлады, аларга киләчәктә дә уңышлар теләде.

Быел бүләккә “ВЗП” Булгар” җәмгыяте механизаторы Александр Глухов лаек булды. Ул “Нью Холланд” тракторында “Хорш” комплексы белән сабан культуралары чәчә. Шунысын әйтергә кирәк, хуҗалыкта чәчүне инде тәмамлап киләләр.

Бүләкләрне Антоновка авылы басуында да тапшырдылар. Биредә “Авангард” җәмгыяте механизаторы Александр Абасев, Александр Планин, Айсылу Мөхәммәтова һәм Андрей Синицин крестьян (фермер) хуҗалыгыннан Михаил Владимиров, Владимир Салмин һәм Ринат Зарипов Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. 

Бүләкләү тантанасында шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дмитрий Савинов, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары да катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100