news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спас районында ветераннар конференциягә җыелды

Ветераннар хәрәкәте активистларына Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

(Спас, 3 декабрь, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Спас районы Мәдәният йортында ветераннарның (пенсионерларның) җирле җәмәгать оешмасы барлыкка килүенә утыз ел тулуга багышланган конференция булды, дип яза җирле басма.

Конференция эшендә район башлыгы Камил Нугаев, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиев, республика ветераннар (пенсионерлар) региональ оешмасы советы рәисе Хәбир Иштирәков, шәһәр һәм районның башлангыч ветеран оешмалары рәисләре, авыл җирлеге башлыклары, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре, күп санлы кунаклар катнашты.

Юбилей конференциясе эшендә катнашучыларны ветеран оешмалары эшчәнлеге белән таныштырдылар, киләчәккә эш планнары билгеләнде. Ветераннар хәрәкәте активистларына Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot