news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спас районында терлекчеләр конкурсында җиңүчеләр ачыкланды

Терлекчеләр берсеннән-берсе уздырып саву аппаратын билгеле бер вакыт эчендә сүтү һәм җыю буенча ярышты.

Спас районында терлекчеләр конкурсында җиңүчеләр ачыкланды
spas-rt.ru/news/novosti/ostalyklaryn-krsttelr

(Спас, 23 июнь, "Татар-информ", "Яңа тормыш", Тәлгать Җамалетдинов). Спас районы терлекчеләре Никольск авылындагы Андрей Синицын крестьян (фермер) хуҗалыгының терлекчелек комплексы базасында узган традицион конкурска җыелды. Быел иң яхшы машина белән саву операторы булып Илшат Габидуллин хуҗалыгыннан Зөлфия Әхмәдиева танылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Быел конкурста катнашу өчен унбишләп хуҗалыктан гариза алынды. Алар арасында акционерлык җәмгыяте вәкилләре, гаилә фермасыннан килүчеләр дә бар иде. Шунысын әйтергә кирәк, кайбер терлекчеләр мондый бәйгедә беренче генә катнашмый. Алар узган елларда да үзләрен бары яхшы яктан гына таныттылар.

Узган еллардагы кебек, конкурсантлар башта теория буенча сорауларга җавап бирделәр, ә аннары инде аларга осталыкларын эштә күрсәтергә туры килде. Сыерлар һәм бозауларны ашатуны оештыру, саву аппаратының төзелеше һәм эшләү тәртибе, терлекчелек тармагына кагылган сораулар – боларның һәркайсы турында төгәл итеп сөйләделәр.

Конкурсның практик өлешен барысы да кызыксынып күзәтеп торды. Терлекчеләр берсеннән-берсе уздырып саву аппаратын билгеле бер вакыт эчендә сүтү һәм җыю буенча ярышты.

Зөлфия Әхмәдиева аппаратны нибары 4 минут 6 секунд эчендә сүтәргә һәм яңадан җыярга өлгерде. Биремне шулай ук Андрей Синицын хуҗалыгыннан Наталья Кузьмина да тиз үтәде һәм икенче урынны алды. Өченче, дүртенче һәм бишенче урыннарга Равия Абдрахманова (АО “Авангард”), Вера Битунова (Каюм Нургалиев хуҗалыгы) һәм Татьяна Пантелеева (Юрий Спиридонов хуҗалыгы) лаек булды.

“Авангард” акционерлык җәмгыяте зоотехнигы Любовь Макарова савым сыерлар арасында аеруча киң таралган авырулар турында сөйләде, аларны кисәтү өчен файдалы киңәшләрен бирде.

Конкурста җиңүчене һәм призерларны “Болгар” кафесында хөрмәтләделәр. Биредә аларга Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Биредә шулай ук районның иң яхшы сөт җыючысы Виталий Фоминны, узган ел Гөлеш поселогындагы үз хуҗалыгыннан 25 тонна сөт тапшырган Галина Воробьеваны да бүләкләделәр. 2018 ел нәтиҗәләре буенча халыктан сөт җыюны иң яхшы оештырганы өчен Никольск авыл җирлеге башлыгы Евгений Синицын да Мактау грамотасына һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100