news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спас районында Татарстан халыклары Ассамблеясының вәкиллеге ачылды

Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллеген район Мәдәният йорты режиссеры Александра Калашникова җитәкләде.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Спас районында Татарстан халыклары Ассамблеясының вәкиллеге ачылды. Бу хакта «Новая жизнь» газетасы яза.

Вәкиллекне район Мәдәният йорты режиссеры Александра Калашникова җитәкләде.

Шул хактагы карар Татарстан халыклары Ассамблеясы советы һәм ведомствоара эшче төркемнең Кукмара узган республикада милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләргә бәйле мәсьәләләр буенча күчмә уртак утырышында кабул ителде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot