news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спас районында малайлар күбрәк туган

Балаларга Ермак, Злата кебек сирәк очрый торган исемнәрне кушучылар да бар.

Спас районында малайлар күбрәк туган
архив

(Спас, 22 июль, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Агымдагы елның алты аенда Спас районында илле җиде бала туган. Балаларга Ермак, Злата кебек сирәк очрый торган исемнәрне кушучылар да бар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

ЗАГС бүлеге белгечләре сүзләренчә, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бер балага күбрәк. Шунысын да әйтергә кирәк, беренчелек малайлар кулында – алар саны утыздан артып китә.

Балаларга кушылган популяр исемнәргә Анна, Михаил, Екатерина, Әмир, Марсель һәм башкалар керә.

Узган ел белән чагыштырганда, үлүчеләр саны унөчкә кимегән. Аерылышучылар санының кимүе турында да әйтергә кирәк. Мәсәлән, егерме пар аерылышу турында гариза язган (2018 елның беренче ярты елында – 28). 36 пар яңа гаилә төзегән. Бу узган елгыга караганда дүрткә күбрәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100