news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сугыш вакытында әсирлектә булган Нәкыя Хәмидуллина тавыш бирүдә катнашты

Нәкыя Ситдыйк кызы Хәмидуллина үз өендә тавыш бирде.

(Спас, 1 июль, «Новая жизнь», «Татар-информ»). Сайлау комиссиясе әгъзалары барлык нормаларны һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәп, Сугыш вакытында әсирлектә булган Нәкыя Ситдыйк кызы Хәмидуллинаның өенә барганнар.Ул үз өйендә тавыш бирде. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Нәкыя Хәмидуллина, 10 яшьлек бала, сугыш башланганда әти-әнисе белән фин гаскәрләре басып алган территориядә кала. Соңыннан хәрби әсирләр өчен концлагерьга озатыла. Сугыш вакытында әсирлектә булу — балачагының ачы сәхифәсе, аның турында ул һәрвакыт күз яшьләре белән искә ала.

Ничек кенә булмасын, Нәкия Хәмидуллина лаеклы гомер кичергән, намус белән эшләгән, ире белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр.

Шундый ук куркынычсызлык нормаларын үтәп сайлау комиссиясе әгъзалары Бөек Ватан сугышында катнашкан Георгий Иванович Клыпин янына да барганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100