Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Спас районында контроль сатып алу нәтиҗә бирмәгән
Лицензиясез аракы сатуда гаепләнгән кешеләр киләчәктә дә махсус контрольдә торачак.
(Спас, 5 июнь, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Спас районында Дәүләт алкоголь инспекциясе полиция хезмәткәрләре белән бергә алкогольле эчемлекләр белән законсыз сәүдә итү турында биш шикаять буенча тикшерү үткәрделәр, дип яза район газетасы.
Контроль органына биш аноним шалтыратучы өендә алкоголь эчемлекләр (күбесенчә заводта ясалган спирт) сатып ятучыларны тикшерү турында үтенделәр. Шулай ук халык арасында спирт белән агуланучылар барлыгы хәбәр ителде.
Тик әйтеп үтелгән адреслар буенча үткәрелгән контроль сатып алу әлегә нәтиҗә бирмәде. Лицензиясез аракы сатуда гаепләнгән кешеләр киләчәктә дә махсус контрольдә торачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз