news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Спас районында кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
Зона киңәшмәсен ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде
Скопировать ссылку
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Спас муниципаль районында кече хуҗалыкларны үстерү һәм авыл халкының эш активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе үткәрде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм аны озатып йөрүче затлар Тукай авылында яшәүче Фаил Хәсәнов хуҗалыгында булды. Спас фермерының хуҗалыгында 4 баш мөгезле эре терлек, 20 баш сарык, 40 баш йорт кошлары һәм “Дон” комбайны бар. Аның сүзләренчә, хуҗалыкның үстерү киләчәктә авыл хуҗалыгын яңартырга – шул ук маркадагы, әмма заманча комплектацияле комбайн алырга мөмкинлек бирә.
Екатериновка авылында яшәүче абыйлы-энеле Сафиннар үз гаиләләре белән ел саен 100 гектарга якын мәйданны эшкәртәләр. Бер гектардан җыеп алган уртача уңыш 30 центнер тәшкил итә, ике гаиләнең 17 баш мөгезле эре терлеге, 80 башка якын йорт кошлары бар. Красный Вал авылындагы Иван Битуновның хуҗалыгында 150 мөгезле эре терлек, шул исәптә 80 баш сыеры бар. Фермерның 5 ярдәмчесе дә бар. Семинарда катнашучылар шулай ук халыктан сөт җыя, сөт продукциясе эшләнмәләрен эшкәртә һәм сата торган “Золотой теленок” кулланучылар кооперативын, шәхси эшмәкәр Марат Вәлиевның пилорамын, районда яшәүчеләрнең шәхси ярдәмче хуҗалыкларын карадылар.
Аннары кунаклар Болгар шәһәренә киңәшмәнең гамәли өлешендә катнаштылар. Фәрит Мөхәммәтшин чараны ачканда авыл халкының эш активлыгын күтәрү һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләренең мөһимлеген билгеләп үтте. “Авылда яшәүче булдыклы кешеләргә ярдәм итү – безнең бурыч”, - дип ассызыклады ул Аксубай, Алексеевски, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Чистай һәм Спас районнарының башлыклары һәм авыл җирлекләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.
Парламент җитәкчесе киңәшмәдә катнашучыларны кайбер статистика мәгълүматлары белән таныштырды. Хәзерге вакытта Татарстанда авыл җирлегендә 1 миллионга якын кеше яши. Биредә авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы диярлек җитештерелә. 322 шәхси ярдәмче хуҗалык бар, 113 мең гектар җирдә республикадагы терлекнең өчтән бер өлеше асрала. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 305,3 мең мөгезле эре терлек, шул исәптә 161,6 мең сыер, 84,2 мең дуңгыз, 347,5 мең сарык һәм кәҗә, 14,6 мең ат, 2,3 миллион баш кош, 132,2 мең умарта бар.
ТР Дәүләт Советы Рәисе зона киңәшмәсендә катнашучыларның игътибарын ТР Президенты Минтимер Шәймиев позициясенә юнәлтте. Ул дөньяви финанс кризисы һәм җәйге корылык булу сәбәпле, шәхси хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын киметмәскә кирәк, дип белдергән иде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, шәхси хуҗалыкларны, авыл халкының эш активлыгы дәрәҗәсен үстерү мәсьәләләре җирле үзидарә органнарының төп критериеләренең берсе булырга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot