news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спас районында иң яхшы техниканы ачыкладылар

Конкурста Александр Планин крестьян (фермер) хуҗалыгы җиңде.

(Спас, 11 июнь, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Спас районында техниканы алда торган терлек азыгы туплау кампаниясенә әзерләү буенча уздырылган конкурста Александр Планин крестьян (фермер) хуҗалыгы районда иң яхшылардан дип табылды.

«ВЗП Булгар» җәмгыятенә икенче урын бирелде.

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр арасында үткәрелгән бу конкурсны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе оештырды. Конкурска йомгак ясауда Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot