news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спас районында ХХ гасыр башында һәлак булган сугышчыларның җәсәдәләре табылган

«Килешү һәм Ризалык вахтасы” өч сезон эшләү дәверендә гражданнар сугышы узган урыннардан 40лап сугышчы җәсәден тапкан.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). “Ватан” берләшмәсе” - «Объединение "Отечество”» төбәк җәмәгать яшьләр оешмасының чираттагы экспедициясе Татарстанның Спас районында үтте. 1918–1922 елгы Гражданнар сугышы узган урыннарда менә өченче ел инде рәттән «Болгар», «Яшь армияче», «Ялкын», «Каскад», «Легион» һәм «Разведка» эзләнү отрядлары XX гасыр башында һәлак булган солдат һәм офицерларны эзлү эшләре белән шөгыльләнәләр.

Узган ел «Килешү һәм Ризалык вахтасы” 31 сугышчының табылган җәсәдләрен җирләү һәм аларга һәйкәл кую белән тантаналы рәвештә төгәлләнде. Бу үзенә күрә Кызыл армия солдатлары белән акгвардиячеләр арасында барган көрәшкә нокта кую билгесе булды.

Эзләнү эшләре әле төгәлләнмәгән. Быелгы һава шартларының әйбәт туры килүе эзләнү отрядларына саеккан Куйбышев су саклагычы төбендә казылма эшләре алып бару мөмкинлеген тудырды. Солдатларның нәкъ менә Гражданнар сугышы чорында һәлак булганнарын янәшәдә яткан атылган гильзалары раслый. Шул чорның кургаш кокардалы фуражкалары һәм башка табылдыклар да дәлил булып тора.

Вожа авылы янында эзләнү отрядлары тагын ике сугышчы җәсәде калдыкларын һәм тагын дүртесенең фрагментларын тапканнар. Алар Актай елгасында ашалып бетә язган. Хәзер аларның кайсы армия солдатлары булуын, билгеле, ачыклап булмый. Шунысы билгеле, 1918 елның август-сентябрь айларында бу урыннарда Генераль штаб полковнигы Владимир Каппель җитәкчелегендәге Икенче ирекле дивизия Чехословакия корпусы легионерлары белән берлектә Эшче-крестьян Кызыл Армиясе частьләренә каршы торганнар.

Быелгы сезонда табылган сугышчыларның җәсәдләрен Измери авылы янәшәсендәге туганнар каберлегендә җирләү планлаштырыла. Сугыш узган урыннарда эш дәвам итәчәк, дип ышандыралар Татарстан эзтабарлары.

news_right_1
news_right_2
news_bot