news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спас районында браконьерлык белән шөгыльләнгән өч кешене тотканнар

Табигатькә зыян китерүчеләр турында ике эш судка тапшырылды.

(Спас, 10 май, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). “Уылдык” операциясе кысаларында, Спас районында хокук саклау органы хезмәткәрләре браконьерлык белән шөгыльләнгән өч кешене тотты, дип яза район газетасы.

Беренчесендә юлда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре документларны тикшерү өчен балык төягән бер машинаны туктаталар. Машина хуҗасы балыкны каян тотуын рәтләп аңлата алмый. Машинада барлыгы унҗиде мең сумлык балык була.

Икенче хәл Идел буенда Ширбәт авылы янында була. Оперативниклар балык тотучыларны балыкны машинага төягәндә тоталар. Берсенең балыгы 7550 сум, икенчесенеке 2750 сумлык була.

Табигатькә зыян китерүчеләр турында ике эш судка тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot