news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Спас районында “Без – бер гаилә” этник фестивале булды

Быелгы бәйрәмнең төп асылы төрле халыкларның традицияләрен һәм йолаларын күрсәтүдән гыйбарәт иде.

Спас районында “Без – бер гаилә” этник фестивале булды
spas-rt.ru

(Спас, 10 ноябрь, "Татар-информ", "Яңа тормыш" , Ирина Телицына). Узган сишәмбедә Спас районы Мәдәният йортында халыклар бердәмлегенең “Без – бер гаилә” XII этник фестивале булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу традицион бәйрәм Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе Көненә багышланды. Кунаклар Мәдәният йорты фойесында Спас районы территориясендә яши торган татар, чуаш, әрмән һәм башка милләт вәкилләренең тормыш-көнкүреше, элек- электән үк килә торган гореф-гадәтләре турында сөйләүче мәгълүмати стендлар белән танышты.

Биредә шулай ук шәһәрдә яшәүче Любовь Берсеневаның капроннан ясалган скульптур курчаклар күргәзмәсе дә эшләде. Шәһәрнең һәм районның үзешчән артистлары концертка килүче тамашачыларны күңелле такмаклар һәм шаян җырлар белән каршы алды.

Быелгы бәйрәмнең төп асылы төрле халыкларның традицияләрен һәм йолаларын күрсәтүдән гыйбарәт иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot