news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спас районында балыкларны һава җитмәүдән коткару өчен җитмештән артык бәке тиштеләр

Спас районында “Балыкларга – яшәргә” акциясенә кушылдылар.

Спас районында балыкларны һава җитмәүдән коткару өчен җитмештән артык бәке тиштеләр
spas-rt.ru/news/kөn-temasyi/balyklarny-ava-itmdn-saklar-chen

(Спас, 21 март ,"Татар-информ", "Яңа тормыш"). Спас районы территориясенең Куралово авылы янындагы Иделдә балыкларны һава җитмәүдән коткару буенча чара уздырылды. Сулыклар өстендә җитмештән артык бәке тиштеләр. Бу турыда район басмасында хәбәр ителә.

“Балыкларга – яшәргә” акциясе кысаларында биологик ресурслар буенча Татарстан Дәүләт комитеты, “Спас” тыюлыгы, балык саклау, Подгорнов балык җитештерү оешмасы хезмәткәрләре, шулай ук һәвәскәр балыкчылар көче белән илледән артык бәке ясап, өстен камыш белән капладылар.

Шундый ук чараларны “Спас” тыюлыгы белгечләре “Главрыбвод” ФДБУ Урта Идел филиалының әйдәп баручы ихтиологы Рөстәм Сафиуллин белән бергә Өчкүлнең табигый һәйкәлләре – Чиста һәм Атаман күлләрендә дә уздырдылар.

Бензин боз тишкече ярдәмендә сулыклар өстендә җитмештән артык бәке тишеп, аларның өсте катмасын һәм кислород керсен өчен салам белән капладылар. Бу чараларның барысы да күлләрдә яшәүче балыкларны һава җитмәүдән һәм үлемнән сакларга тиеш.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100